Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре эш эзләүче гражданнарга бушлай һөнәри белем алу яки алга таба эшкә урнашу өчен өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге бирәчәк.
Бу хакта карарны Михаил Мишустин имзалый. Карар ОПК предприятиеләренә белгечләргә ихтыяҗны капларга, ә гражданнарга эшне тизрәк табарга ярдәм итәчәк.
Хөкүмәт предприятиеләрнең чыгымнарын «мәшгульлеккә ярдәм итү»федераль проекты кысаларында каплаячак. Бу максатларга бюджеттан 700 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, бу 12 меңнән артык кешегә укыту узарга мөмкинлек бирәчәк.
Программада катнашачак предприятиеләр исемлеген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тәшкил итәчәк. Бушлай белем алырга теләүчеләргә мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә һәм предприятие белән укучылар килешүе төзергә кирәк булачак.
Уку хезмәт базарына ярдәм итү программасы кысаларында оештырылачак, ул инде эштән азат ителү куркынычы астында булган гражданнар өчен вакытлыча эш урыннары булдырырга ярдәм итә. 2023 елда мондый чаралар 176 меңнән артык кешене вакытлыча эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк дип планлаштырыла. Федераль бюджетта моңа 12,8 млрд сумнан артык акча каралган.